news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада язгы кыр эшләренә керештеләр

Бүгенге көндә уҗымнар һәм күпьеллык үләннәр өстәмә тукландырыла.

(Кукмара, 19 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Беренчеләрдән булып кырга районыбызның "Тукай" җәмгыяте чыкты, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Хуҗалык җитәкчесе Рөстәм Мөбарәкшин сүзләренә караганда, алар хәзерге вакытка 190 гектар җирдә уҗым культураларын, 150 гектарда күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландырганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot