Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада Ятмас-Дусай-Шепшеңәр юлы ачылды
Юл озынлыгы 2,87 чакрымны тәшкил итә.
(Кукмара, 20 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Ризилә Корбанова). Кичә Шепшеңәр авылында "Автомобиль юлларын реконструкцияләү федераль-максатчан программасы" буенча төзелгән 2,87 чакрым юл куллануга тапшырылды. Шепшеңәрлеләрнең шатлыкларын уртаклашырга Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы Сергей Димитриев, "Татавтодор" җәмгыятенең "Кукмара" юл төзелеш-ремонтлау участогы начальнигы Илшат Вилданов һәм башкалар килгән иде, дип яза җирле басма.
-Ятмас-Дусай-Шепшеңәр юлы быелгы иң зур объектларның берсе булды, - диде Илшат Вильданов. – Юл, күпер төзелеше барысы бергә 93 миллион сумга төште. Авыл эчендә эш барышында ут баганаларын, газ торбаларын алыштырырга туры килде. Барлык башлангычларда да авыл халкы безгә теләктәшлек күрсәтте, ярдәм итте.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз