news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Яшьләр көненә бай программа әзерләгәннәр

Кукмарада Яшьләр көненә бай программа әзерләгәннәр
Фото: фото: Эльвира Иванова/«Кукмор-информ»

Кукмараның Комсомол мәйданында Яшьләр көне узды. Бәйрәм кунаклары өчен күңел ачу программасы әзерләнде. Алар арасында спорт уеннары, актив ял яратучылар өчен конкурслар, интерактив зоналар, самокатинг буенча мастер-класслар, гитарник, районның яшь шагыйрьләре арасында «Шигъри баттл» бар иде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Иванова хәбәр итә.

Иң кызыгы, әлбәттә, төп сәхнәдә булды. Программаны җирле яшьләрнең бию һәм вокал номерлары белән ачтылар. Кичәнең хэдлайнерлары булып башкала кунаклары чыгыш ясады.

«Монда шәп музыка һәм уңай хис-кичерешләр диңгезе!» – дип бәйрәмнән алган тәэсирләре белән уртаклашты Алинә.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина, махсус хәрби операциядә катнашучы Ришат Мөлеков яшьләрне сәламләде һәм изге теләкләрен җиткерде.

«Кукмара, барыгызны да бәйрәм белән! Сезнең ярдәмегез өчен барлык сугышчылар исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерәсем килә. Безнең Ватаныбыз бер, һәм без аның өчен көрәшәбез. Яшьләр — ул безнең киләчәгебез. Ә илнең киләчәге дөрес сайлауга бәйле», — диде хәрби, яшьләргә мөрәҗәгать итеп.

Бәйрәмнең тантаналы өлешендә районның актив яшьләрен бүләкләү булды. Чара яшьләр дискотекасы белән тәмамланды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100