Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта
Моның өчен 197 гектар җир бүлеп бирелгән.
(Кукмара, 26 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен мөмкинлекләр арта. Моның өчен 197 гектар җир бүлеп бирелгән, дипязаҗирле басма.
Игенчелек һәм терлекчелек продукциясе бәяләренең тотрыклы булмавы барыбызгы да билгеле. Бәлки авылларда җитештерүнең башка формаларына күчү бәлки отышлырак булыр? Уңай тәҗрибәне ерактан эзлисе түгел, югарыда телгә алынган Зур Сәрдек халкының яшелчә үстерү осталыгы тирә-юньгә таралган бит. Бу турыда район башлыгы Сергей Димитриев та:
- Яшелчә, җиләк-җимеш үстерү өчен аны сату, урнаштыру ягы көйләнгән булырга тиеш, - дип белдерде. - Шуны күздә тотып, районда бакча уңышын җыю, эшкәртү, саклау белән шөгыльләнәчәк ике кооператив – "Кукмара Логистик" һәм "Кукмара РайПО" җәмгыятьләре төзелде. Важашур авыл җирлеге территориясендә яшелчәләр үстерү өчен 197 гектар җир бүлеп бирелде, анда эшләү өчен бөтен шартлар булдырылган, теләге булган кеше шунда килеп, төрле яшелчәләр үстерә алачак. Быел ук инде 80 гектарын эшкәртү күздә тотыла. Кооперативлар үз эшчәнлекләрен җайга салгач, җыеп алынган уңышны сату ягыннан бернинди проблема булмаячак. Бәрәңгегә һәм яшелчәләргә һәрвакыт ихтыяҗ бар, бәяләре дә тотрыклы, шуңа да яшелчәчелек белән шөгыльләнү табышлы дип саныйм.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз