news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яшүсмер юл һәлакәте чыгуга сәбәпче булган

Яшүсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Арча үзәк дәваханәсенә озатыла.

(Кукмара, 24 июль, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). 23 июль көнне 15.45 сәгатьтә Поч. Сутер авылының Яшьләр һәм Ленин урамнары кисешкән урында юл-транспорт һәлакәте булды, дип хәбәр итте районның ЮХИДИ хезмәте.

Икенче дәрәҗәдәге юлдан килүче мотоциклчы төп юлдан хәрәкәт итүче ВАЗ-2110 машинасына юл бирмәү сәбәпле, аның уң ягына бәрелә. Нәтиҗәдә мотоциклчының балигъ булмаган яшүсмер икәнлеге, аның мотошлем да кимәгән булуы ачыклана. Яшүсмер төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре белән Арча үзәк дәваханәсенә озатыла.

news_right_1
news_right_2
news_bot