news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүчеләр спорт мәйданчыгы һәм ут куюны сорады

Аларны Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар тыңлады.

Кукмарада яшәүчеләр спорт мәйданчыгы һәм ут куюны сорады
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 24 август, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада "Безнең ишегалды" проекты кысаларында күпфатирлы йортларда яшәүчеләр белән очрашулар дәвам итә. Анда катнашучылар спорт, балалар мәйданчыгы, яшел зона, эскәмияләр һәм ут куюны сорады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Кукмаралыларны Татарстан дәүләт Советы рәисе урынбасары Римма Ратникова, район башлыгы урынбасары Равия Каримуллина һәм башкалар тыңлады.

"Өч ел эчендә барлык күпфатирлы йортларның ишегаллары тәртипкә китереләчәк. Проектка 50 млрд сум акча бүленеп бирелә", - диде Римма Атласовна.

Очрашу әңгәмә формасынла узды. Һәркем үзенең фикерен җиткереп, кызыксындырган сорауларын бирде. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100