news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яшәүчеләр этнографик диктант язды

Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормыш-көнкүреше турында иде.

Кукмарада яшәүчеләр этнографик диктант язды
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 1 ноябрь, "Татар-информ",  "Хезмәт даны"). Халыклар бердәмлеге көне алдыннан Кукмара гимназиясендә "Зур этнографик диктант" үткәрелде. Әлеге чарада 55 кеше катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Диктантны оештыручыларның бурычы - катнашучыларның үткәннәр һәм бүген янәшәбездә яшәүче милләт вәкилләре белән кызыксынуларын, алар турында күбрәк белергә омтылышларын көчәйтү.

Диктант тест формасында уздырылды. Бирем утыз сораудан тора, егермесе һәркем өчен гомуми булса, унысы аерым төбәкләргә кагылышлы. Аларга җавап бирү өчен 45 минут вакыт бирелә.

Сораулар география, этнография, тарих һәм халыкның тормыш-көнкүреше турында иде. Мәсәлән, биремнәрдә нинди халык ат итен кулланмавын, яки кайсы халыкларда гөмбә ризыклары киң таралыш алганын ачыкларга кирәк иде.

news_right_1
news_right_2
news_bot