news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест язды

Биремнәр сугышның барлык чорына караган 30 сораудан торды.

Кукмарада яшәүчеләр Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест язды
kukmor-rt.ru/

(Кукмара, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара гимназиясе базасында "Бөек Ватан сугышы тарихы буенча тест" Халыкара акциясе үткәрелде. Бөек Җиңү көне якынлашу уңаеннан теләге булган һәр кукмаралыга әлеге сугыш турындагы белемнәрен тикшереп карарга тәкъдим ителде. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.

Биремнәр сугышның барлык чорына караган 30 сораудан торды. Аларга җавап табу өчен 30 минут вакыт бирелде. Җавапларның исә 4 варианты тәкъдим ителгән иде.

- Мондый акция безнең районда беренче тапкыр үтә һәм һәркемгә илебез тарихының шушы мөһим чорына күз салырга, вакыйгаларны, безгә тынычлык яулаган геройларны искә төшерергә ярдәм итә. Бүген акциядә 42 кеше катнашты. Тест гражданнарның тарихи белеме дәрәҗәләрен бәяләү, бу чор турында белем алырга җәлеп итү максатында үткәрелә, - дип сөйләде мәйданчык координаторы Азат Кәшипов.

Катнашырга өлгермәгән кешеләр Интернет челтәрендәге "Көн саен Россия белән горурланам!" проекты сайтында үз белемнәрен тикшереп карый ала.

news_right_1
news_right_2
news_bot