news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче коляскадагы инвалидлар фестивальдә ярышларда катнашты

Инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады.

Кукмарада яшәүче коляскадагы инвалидлар фестивальдә ярышларда катнашты

(Кукмара, 9 октябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Мамадышта коляска ярдәмендә хәрәкәт итүчеләр өчен "Минем дөньям - чиксез" дигән фестивальдә Кукмарада яшәүчеләр дә катнашты. Коляскадагы инвалидлар биш спорт төре буенча үзләренең көчләрен сынады. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Мөмкинлекләре чикле кешеләрнең социаль статусын күтәрү, камилләшү өчен өстәмә стимуллар булдыру максатында оештырылган чара район Мәдәният йортында үтте. Тантаналы өлештә район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары һәм инвалидлар оешмасы рәисе Наталья Кекишева чыгыш ясады.

"Тантаналы өлештән соң бүләкләүләр, концерт номерлары булды. Спорт чаралары исә спорт залында үтте. Бочче, шаффлборд, джакколо, новус, кульбутто уеннары хис-кичерешләргә бай булды. Фестиваль бары тик якты хатирәләр генә калдырды", - дип хәбәр итте район инвалидлар оешмасы рәисе Равил Нигъмәтҗанов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100