news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче хатын мошенниклар счетына ике миллион сум акча күчергән

Акчаларны ул төрле банклардан кредит алып юллаган.

Кукмарада яшәүче хатын мошенниклар счетына ике миллион сум акча күчергән
архив

(Кукмара, 28 октябрь, "Хезмәт даны", Алсу Сәлахетдинова). Кукмарада яшәүче олы яшьтәге бер ханым мошенниклар счетларына 2 миллион сумнан артык акча күчергән. Ул пенсия яшендәге гади ханым. Акчаларны ул төрле банклардан кредит алып юллаган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Бу ханым интернет аша танышкан ниндидер бер ир затына баштанаяк гашыйк булган, кияүгә чыгарга җыенган.

Социаль челтәрдә теркәлгән ханымга таныш түгел ир-аттан сәлам хаты килеп төшә. Бу апа исә, игътибар күрсәтүче барлыгына сөенеп, җавап яза. Нәтиҗәдә ике арада берсеннән-берсе җылы, кайнар хисләр белән сугарылган хатлар йөри башлый, аралашу интернет-мәхәббәткә әверелә.

Берникадәр вакыттан соң әлеге ир бергә яшәү өчен күченеп кайтырга нияте барлыгын да белдерә. Әмма кинәттән аның белән зур күләмдә акча чыгымнары сорый торган күңелсезлекләр башлана. Россия хатын-кызларының ышанычлы һәм мәрхәмәтле булуларын истә тотып, аферист күңел кылларын тирбәтә торган уйдырма язып җибәрә.

Шәхси әйберләрне Россиягә таможня органнары чыгармый, моның өчен акча кирәк, дип, ул аннан көн саен зур суммада акчалар сорый. Кайтып җитеп очрашкач, кире тапшыра, янәсе. Гадәти шаблон буенча акчаларны алгач, ир-ат элемтәдән югала, мәхәббәт тарихы да шуның белән төгәлләнә.

"Әлеге факт буенча җинаять эше ачылды. Әмма ярык тагарак янында калган, бүген дә сөйгәненең кайтуын көтеп яшәүче ханымга ничек ярдәм итәргә, анысы – башваткыч", - ди район эчке эшләр бүлеге начальнигы Рамил Нургалиев.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100