news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче Әхәт Мирзинга 100 яшь тулды

Бабайны аяклы энциклопедия диләр, чөнки ул авылның һәм авылда яшәгән кешеләрнең тарихын белә.

(Кукмара, 16 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Рима Хисамова). Бөек Ватан сугышы ветераны  Мирзин Әхәт Мирза улының 95 яшьлеген билгеләп үткәндә тантанада катнашучылар аңа: "Сәламәт булып, 100 еллык юбилееңны да каршыларга язсын", - дип, теләкләрен җиткергәннәр иде. Менә 15 февральдә, Түбән Арбаш авылында туып, хәзерге көндә Кукмарада олы улы һәм килене тәрбиясендә гомер кичерүче ветераныбызга 100 яшь тулды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Әхәт Мирза улы институт тәмамлап, эшкә урнашуга, Бөек Ватан сугышы башлана. Ул елларда Ерак Көнчыгышта, Тын океан флотындагы истребительләр авиациясендә разведчик булып хезмәт итә. Ә сугыштан кайткач, үзенең туган авылы Түбән Арбаш сигезьеллык мәктәбенә укытучы итеп билгеләнә. География-биология фәннәрен укыта, соңыннан мәктәп директоры булып эшләп, "Халык мәгарифе отличнигы" исеменә лаек була.

Әхәт бабай белән Кәшифә апа гаиләдә 3 ул һәм 1 кыз үстерделәр. Уллары бик тәртипле, мактаулы урыннарда эшләделәр: табиблар. Тик, кызганычка каршы, 8 көнлек баласы Гүзәлне калдырып, кызлары вафат булды. Гүзәл Кәшифә апаны әни дип үсте, кызны укыттылар. Каты авырганда Кәшифә апаны Гүзәл карап-тәрбияләп, җиренә җиткереп соңгы юлга озатты. Әхәт бабай шул онык тәрбиясендә дүрт еллап яшәде. Ул – үзенең дүрт буын дәвамчыларын күргән бәхетле бабай. 9 оныгы, 9 оныгының оныгы һәм 2 тураны бар, һәрберсенең исемен белә.

Яшьтән үк гарәп графикасын, дин гыйлемен өйрәнгән, шуңа күрә берара мулла булып торды һәм бик күп саваплы эшләр башкарды, күпме балаларга матур исемнәр кушты.

Бакчасында нинди генә җиләк-җимеш юк аның: алмагачлар, кара карлыганнар, виноградны да ул беренче утыртты.

Әхәт бабайны аяклы энциклопедия диләр, чөнки ул авылның һәм авылда яшәгән кешеләрнең тарихын белә. Хәтере бик яхшы иде: кемнең өе кайда урнашкан, кем кайда эшләгән, кайда нинди бина булган - әйтә дә бирә. Берәр киңәш яки сорау белән мөрәҗәгать итсәң, бераз күзен йомып тора да, аннары китә сөйләп, сәгатьләр буе сөйли ала.

Әхәт бабай хәзерге көнгәчә дару үләннәре белән дәвалана, май аенда авылга кайтып, сентябьргә кадәр үләннәр җыеп, киптереп, шулардан төнәтмәләр ясап дәвалана, безгә дә үзенең киңәшләрен бирә. Аның өстәлендә төрле-төрле төнәтмәләр салынган 3-4 банка тора, дару үләннәре турында китабы да 3-4 данә, өстәвенә китапханәдән дә алдыра.

Ветеран буларак Әхәт бабай халык белән күрешү өчен мәктәпләргә, китапханәләргә теләп килә, диелгән район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100