Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада яшәүче Хәнифә Минһаҗева 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте
Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды.
(Кукмара, 3 гыйнвар, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Идрисова). Хасановка авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Кукмара бистәсендә бәхетле картлык кичерүче Минһаҗева Хәнифә Йосыф кызына 95 яшь тулды. Юбилярны район башлыгы Сергей Димитриев тәбрикләп, аңа Россия Президентының котлау открыткасын, үзенең Рәхмәт хатын, истәлек бүләге тапшырды, дип яза "Хезмәт даны" газетасы.
Хәнифә апа күп еллар мәгариф системасында эшләгән.
-Алгай, Ташлы-Елга, Дусай, Хасановка, Югары Арбаш, Ныртыда башлангыч сыйныф балаларына белем-тәрбия бирдем. Пермь өлкәсендә 25 ел балалар бакчасында хезмәт куеп лаеклы ялга чыктым һәм гаиләбез белән Кукмарага кайтып төпләндек. 32 ел инде биредә яшим, - ди ул.
Хәнифә апа дүрт балага гомер биргән. Аның сигез оныгы, 4 оныкчыгы бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз