news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче гаилә Сочида ГТО буенча республика данын яклаячак

Алар Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең гаилә командалары арасындагы II этабында җиңүгә ирештеләр.

Кукмарада яшәүче гаилә Сочида ГТО буенча республика данын яклаячак
kukmor-rt.ru

(Кукмара, 16 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Апрель азагында Кукмара гаиләсе командасы, республика данын яклап, Сочида россиякүләм бәйгедә катнашачак. Бу турыда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" үзәге җитәкчесе Руслан Габдрахманов хәбәр итте, дип яза  kukmor-rt.ru сайты.

Шушы көннәрдә Казанда "Хезмәткә һәм оборонага әзер" (ГТО) Бөтенроссия физкультура-спорт комплексы фестиваленең гаилә командалары арасындагы II этабы үтте. 

Бу бәйгедә Кукмарадан Ивановлар командасы: гаилә башлыгы Виталий, тормыш иптәше Эльвира, әниләре Людмила Ильинична, 4нче урта мәктәптә укучы кызлары Екатерина көч сынашты. Гомуми зачетта һәм эстафетада җиңү яулап, алар 1 урынга лаек булдылар. 

- Безгә бик көчле командалар белән ярышырга туры килде. Кукмара данын яклап җиңүебез белән горурланабыз. Безне котлаучыларга рәхмәтебез зур. Алда торган зур бәйгедә дә бар көчебезне туплап тырышырбыз, - диде безгә Эльвира ханым.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100