news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яшәүче гаилә авылны үстерү дәүләт программасы буенча йорт төзи

Хәбриевлар ике баласы белән фатир сатып алу идеясеннән баш тарткан һәм Олыяз авылында яшәячәк, анда аларның ике катлы йортлары төзелә.

Кукмарада яшәүче гаилә авылны үстерү дәүләт программасы буенча  йорт төзи
«Трудовая слава» газетасы

(Казан, 16 октябрь, «Татар-информ»). Авылны үстерү буенча дәүләт программасы Кукмара районыннан Хәбриевлар гаиләсенә йорт төзергә мөмкинлек бирде. Бу турыда «Трудовая слава» газетасы хәбәр итә.

«Ике ел элек яшь белгеч Айгөл Хәбриева «Авыл хуҗалыгын үстерү дәүләт программасының «Авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» ведомство программасында катнашырга һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салырга теләк белдерде. Гариза «Яшь гаилә» категориясе буенча хупланды, ел дәвамында дәүләт ярдәме күчерелде, һәм ир белән хатын үз йортларын төзүгә кереште», диелә хәбәрдә.

Айгөл белән Рәдиф Хәбриевлар ике бала тәрбияли. Алар Кукмарада фатир сатып алырга планлаштырган булган, ләкин авылга мәхәббәт аркасында бу идеядән баш тартканнар. Яшь белгеч Тамай авылыннан, ә ире үз туган ягы Олыязда яңа йорт төзи.

news_right_1
news_right_2
news_bot