news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшәүче 800 мең сум акча үзләштергән

Суд аңа шартлы рәвештә 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм иткән.

(Кукмара, 28 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы прокуратурасы автомобиль сату предприятиесенең хисапчы-кассирына карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен яклап чыкты. Ул 800 мең сум акча үзләштергән булган. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Суд аны Россия Федерациясе Җинаять кодексының 160 маддәсе 3нче бүлегендә каралган җинаять кылуда (үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, зур күләмдә акча үзләштерү) гаепле дип тапкан. 

Судта ачыкланганча, 2019 елның мартында 35 яшьлек хатын-кыз, үз хезмәт вазифасыннан файдаланып, ике транспорт чарасын сатудан кергән 800 мең сум акчаны үзләштергән. Ул үз гаебен тулысынча таныган.

Суд аңа карата шундый ук сынау срогы белән шартлы рәвештә 3 ел да 10 айга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Моннан тыш, зыян күрүченең җинаятьтән китерелгән зыянны түләттерү турындагы дәгъвасы да канәгатьләндерелде.

Хөкем карары үз көченә кермәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100