news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яшәүче гаиләләр «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Кукмарада яшәүче гаиләләр «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде

Кукмара районы Никахлашу сараенда 50 ел бергә гомер итүче парлар - Равия һәм Мәхмүт Тимергалиевлар, Гүзәлия һәм Габделхак Кәримовларны хөрмәтләү тантанасы узды. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Алтын туйларын билгеләп үтүче парларны котларга район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, юбилярларның балалары, туганнары һәм Кукмара беренче мәктәбенең 8Б сыйныфы укучылары килгән иде.

Резидә Гаянова юбилярларга нык сәламәтлек, иминлек, алга таба да бергә бәрәкәтле гомер кичерүләрен теләп, район башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләк тапшырды. 50 ел бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Тимергалиевлар һәм Кәримовлар «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.

Равия һәм Мәхмүт Тимергалиевлар Кукмарада гомер кичерә. Равия апа үзе Мамадыш районы Югары Ушмы авылыннан, Кукмарага килен булып төшкән. Ике малай, бер кызга гомер биргәннәр. Кукмарада яшәүче 10 онык һәм 3 оныкчыкка иң кадерле дәү әни һәм дәү әти алар.

Гүзәлия һәм Габделхак Кәримовлар икесе дә Мамадыш районыннан. Моннан нәкъ 50 ел элек никах укыла аларга. Соңрак яшь гаилә Кукмарага күченеп килә. Бер кыз, бер малай тәрбияләп үстерәләр. Ике оныкка әби-бабай алар бүгенге көндә.

Фото: http://kukmor-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot