Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада яшәүче Фәнил Хурамшин махсус операция зонасына төзелеш материаллары җибәрәчәк

Кукмарада яшәүче Фәнил Хурамшин – солдатларга ярдәм итү турында сүз барганда читтә калмый торган олы йөрәкле кеше. Махсус хәрби операциянең беренче көннәреннән үк ул фронтка булыша, хәрбиләргә кирәкле бөтен нәрсәне җибәрә. Бу юлы ул махсус хәрби операция зонасына солдатларның позицияләрен ныгытырга һәм аларга уңайлырак шартлар тудырырга ярдәм итәчәк төзелеш материалларын тапшырырга булган.
«Егетләргә ярдәм итү теләге өч ел элек, якташларыбыз махсус хәрби операция зонасына киткән чагында ук барлыкка килгән иде, - дип сөйләде Фәнил Хурамшин. – Без «Кукмара сугышчан туганлыгы» оешмасы белән тыгыз хезмәттәшлек итәбез һәм солдатларның барлык таләпләрен үтәргә тырышабыз».
Гуманитар ярдәмнең чираттагы партиясенә 30 кубометр агач материалы, ике дизель миче, ике километр кабель, пленка һәм җылыту материаллары кергән. Боларның барысы да хәрбиләргә траншеяларны ныгытырга, яшеренү урыннарын җиһазларга һәм уңайлырак шартлар тудырырга мөмкинлек бирәчәк.
Йөкне Кукмарага алып бару өчен махсус әзерләнгән фура килде. Аның йөртүчесе - Улан-Удэдан Чинкир позывнойлы хәрби, аның хәрби хәрәкәтләрдә турыдан-туры катнашу тәҗрибәсе бар. «Без егетләргә алгы сызыкка тапшыру өчен гуманитар ярдәм алырга килдек – хәрбиләр окопларны һәм траншеяларны төзекләндерә, аларны җылырак һәм куркынычсызрак итә алачак», - дип искәртте ул.
Фәнил Хурамшин ярдәм күрсәтеп кенә калмый, ул хәрбиләр белән элемтәдә дә тора. Шулай да моның белән генә тукталып калырга җыенмый. «Күпме кирәк булса, шулкадәр ярдәм итәчәкбез. Безне саклаучыларга ярдәм итү - изге бурычыбыз», - дип белдерде ул.
Элегрәк ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына еллык Юлламасында махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм күрсәтүгә мөһим өлеш керткән өчен волонтерларга рәхмәт белдерде. «Кешеләр моны үз тирәсендә шундый ук битараф булмаган гражданнарны берләштереп, фикердәшләрдән тулы бер командалар җыеп ихлас күңелдән һәм чын йөрәктән эшли», - дип искәртте республика җитәкчесе.
Соңрак Татарстан Рәисе Мәскәү Кремлендә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашуда да махсус операциядә катнашучыларга күрсәтелә торган ярдәм турында сөйләде. «Гуманитар ярдәм буенча бик зур эш башкарабыз. Һәр шәһәргә, һәр муниципалитетка барып эшлибез. Халык та, компанияләр дә зур активлык күрсәтә: 4389 тонна йөк формалаштырылды һәм җибәрелде», – диде ул.
23 гыйнвардан Татарстанда РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзүчеләргә 2,8 миллион сум акча бирелә. Акчаның күләме арту республикада түләүләр күтәрелүгә бәйле. Яңа түләү 2025 елның 1 апреленә кадәр гамәлдә булачак. Хәрбиләрнең махсус операция зонасында аена 210 мең сум акча алуын да истә тотарга кирәк.
Материал Миләүшә Хаҗиева катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз