Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада яшәүче Әхмәтҗановлар гаиләсе «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде
Кукмарада гомер кичерүче Диләрә һәм Габдрәшит Әхмәтҗановлар гаиләсе 60 еллык бриллиант туйларын билгеләп үтә. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.
Әлеге истәлекле көн белән бәхетле парны район башлыгы урынбасары Резидә Гаянова, район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова һәм тегү фабрикасы хезмәткәре Раилә Якупова котлады. Кунаклар бәхетле парга нык сәламәтлек, иминлек теләде һәм район башлыгының Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырдылар.
Бергә гомер итү юбилее уңаеннан ирле-хатынлы Әхмәтҗановларның исемнәре «Районның мактаулы юбилярлары» китабына кертелде.
Диләрә апа белән Габдрәшит абый икесе дә тумышлары белән Балтач районыннан. Алар Кукмарага килгәч таныша һәм тормыш кора, биш ир балага гомер биреп, аларны олы тормыш юлына чыгара. Бүгенге көндә юбилярларның сигез оныгы, ике оныкчыгы бар.
«Диләрә һәм Габдрәшит Әхмәтҗановлар икесе дә тегү фабрикасында эшләп лаеклы ялга чыккан. Хәзер дә тик тормый әле алар: бакчаларында яшелчә, җиләк-җимеш бик күп, тавык-чебешләре бар. Диләрә апа камыр ризыклары пешерергә, кул эшләрен дә бик ярата икән. Аларга алга таба да тигезлектә яшәү насыйп булсын!» – диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз