news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада яшь эшмәкәрләр үз бизнес-проектларын тәкъдим итте

Кукмарада яшь эшмәкәрләр үз бизнес-проектларын тәкъдим итте
Эльвира Иванова

Кукмарада яшь эшмәкәрләр чәч өчен аксессуар, амигуруми, экофрипслар - мондый гадәти булмаган идеяләрне комиссия әгъзаларына «Эшмәкәрлеккә адымнар» бизнес-проектлары конкурсында тәкъдим иттеләр. Презентация «Галактика» балалар иҗаты үзәгендә Педагог һәм остаз, Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысаларында узды.

Проектларны «Иң яхшы бизнес-проект», «Иң яхшы бизнес-фикер», «Минем беренче бизнесым» күргәзмә-ярминкәсе» номинацияләрендә якладылар. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Чарада катнашучылар бик кызыклы проектлар тәкъдим итте. Аларның һәрберсе тормышка ашырылырга тиеш. Балалар үзләре эшләп тапкан акча әти-әнисе биргәненә караганда күпкә кыйммәтрәк. Без мәктәптә укыган вакытта мондый мөмкинлекләр юк иде. Хәзер 14 яшьтән үк бала үзмәшгуль буларак теркәлеп, җитештергән продукциясен үзе сата ала», - диде район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Чулпан Хәнәфина.

Укучыларның проектларын гадәти тормыш-көнкүрештә дә кулланырга була. Әйтик, Түбән Өскебаш урта мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Асия Сәмигуллина өй шартларында туңдырма җитештерә. Аның төп үзенчәлеге - табигый чимал.

Олыяз урта мәктәбенең 6 сыйныф укучысы Камил Шәвәлиев «Папа Карло остаханәсе» проектын тәкъдим итте. Алар җитәкчесе Илсур Ибраһимов белән бергә фрезер станогында агачтан сувенирлар әзерли. Ә мәктәпкә станок «Урал» хуҗалыгы ярдәме белән булдырылган.

«Башта компьютерда программа төзибез, аннары аны станокка кертәбез. Аннары станок автомат режимда эшләнмәне эшкәртә. Станокта эшләнмәләрне ясау өчен шактый вакыт таләп ителә. Мәсәлән, сәгать ясау өчен 12-15 сәгать вакыт кирәк. Алга таба үзебез җитештергән товарны маркетплейсларга чыгарырга планлаштырабыз», - дип сөйләде ул.

Бу көнне балалар комиссия әгъзаларыннан кыйммәтле киңәшләр генә алып калмады, алар һәр бизнес-проектны анализлады, шулай ук укучыларга үз эшләрен башлап җибәргәндә нинди кыенлыклар белән очрашырга мөмкин булуларын әйтеп, аларны җиңү юллары турында да сөйләделәр.

 

Фото: © Эльвира Иванова

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100