news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр үткәрелде

Шартлы яну объекты итеп, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге билгеләнде.

(Кукмара, 30 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районында янгын сүндерү буенча тактик өйрәнүләр үткәрелде. Шартлы янгынны сүндерү өчен районның янгын-коткару гарнизонының шәхси составы җәлеп ителде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Шартлы яну объекты итеп, "Шәфкать" тернәкләндерү үзәге билгеләнде. Тревога буенча дежур каравыл оператив рәвештә объектка килеп җитте. Янгын сүндерүчеләр ут чыккан урынны табып, сүндерергә тиеш иде. Өйрәнүләр өчен янгын сүндерү машинасы билгеләнеп, шланглар да сузылды. Янгын сүндерүчеләр өйрәнүләр барышында кешеләрне эвакуацияләү, бинаның җитәкчелеге белән бергә эшләү алымнарын да карадылар.

news_right_1
news_right_2
news_bot