news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия иҗат конкурсының район этабы узды

Иң яхшы эшләр бәйгенең республика турына җибәрелде.

(Кукмара, 16 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада янгын куркынычсызлыгы буенча Бөтенроссия иҗат конкурсының район этабы узды. Анда балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары катнашты. Призлы урын алучылар Кукмара һәм Балтач районнары буенча янгын күзәтчелегенең Мактау грамоталарына ия булачак. Иң яхшы эшләр бәйгенең республика турына җибәрелде, дип яза районның "Хезмәт даны" газетасы.

Беренче урын алучылар менә кемнәр - "Декоратив-гамәли иҗат" номинациясе - Ләйсән Хәбибрахманова (Зур Кукмара балалар бакчасы); "Иҗатның техник төрләре" номинациясе – Ильвина Айсина (бистәнең "Салават күпере" балалар бакчасы), Тамилла Галиева (Кукмараның 3нче мәктәбе), Нәфис Хәйруллин (Кукмара беренче гимназиясе); "Рәсем сәнгате" номинациясе – Эльза Евсеева, (бистәнең "Кояшкай" балалар бакчасы), диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100