Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада яңа туган сабыйларга сирәк очрый торган Инил, Аязхан исемнәрен кушканнар
Агымдагы елның 11 аенда Кукмара районында 292 бала дөньяга килгән. Бу хакта район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова хәбәр итте, дип яза «Хезмәт даны».
Яңа туган сабыйларның 156сы - малай, 136сы — кыз. Шулардан гаиләдәге беренче балалар — 78, икенчеләр — 76, өченчеләр — 91, дүртенчеләр һәм аннан соңгылар — 47.
Малайлар арасында иң популяр исемнәр: Адель, Ранель, Максим, Сәид. Кызлар арасында: Мәликә, Ясминә, Әминә, Нәфисә, Дарина. Инил, Хәлим, Гомәр, Лев, Аязхан, Асель, Виолетта, Златослава исемнәре сирәк очрый.
Бу чорда 197 пар үзләренең никахларын теркәгән, 91 пар аерылышкан.
528 кеше үлгән..
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз