news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада ялгызларга насыйп ярларын табарга ярдәм итәләр

"Ике йөрәк бергә типсен" дигән кичәдә Саба районы кызлары да катнашты.

(Кукмара, 10 март, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмараның "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә "Ике йөрәк бергә типсен" дигән кичә үткәрелде, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмара районы Мәдәният йортында эшләп килүче "Ике йөрәк" танышу клубы һәм район ЗАГС идарәсе оештырган бу чарада 30 яшьтән 45 яшькә кадәрге Кукмара ир-егетләре, Саба районыннан һәм Кукмарадан килгән кызлар катнашты. Кичәне Туеш бистәсе имам-хатыйбы Айрат хәзрәт эчтәлекле вәгазь белән башлап җибәрде. Кызыклы конкурслар, уеннар, концерт номерлары үзара аралашуны җанландырырга мөмкинлек бирде. Әңгәмәләр чәй табыны артында дәвам итте. Кунак егет һәм кызларга күчтәнәч итеп бер-берсенең телефон номерлары бирелде.

-Ялгызларга насыйп ярларын табарга ярдәм итү йөзеннән мондый очрашуларны алга таба да үткәрү күздә тотыла, - ди "Ике йөрәк" танышу клубы җитәкчесе Фәрзия Салләмова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100