news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада "Җәяүле кичүе" дигән декада узачак

Быелның 10 аенда районда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан биш һәлакәттә биш кеше зыян күргән.

(Кукмара, 11 ноябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Фирдүс Фәхретдинов). 13 ноябрьдән 22 ноябрьгә кадәр районда "Җәяүле кичүе" дигән кисәтү чаралары узачак. Бу көннәрдә ЮХИДИ хезмәткәрләре җәяүлеләргә дә, руль артында утырганнарга карата да игътибарны көчәйтәчәк. Җәяүле кичүләрендә тиешле кагыйдәләрне бозучыларга беркетмәләр төзеләчәк, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Быелның 10 аенда ресубликада 1215 җәяүлене бәрдерү очрагы теркәлгән. Аларда 88 кешенең гомере өзелгән, 1151е төрле тән җәрәхәтләре алган. Кукмара юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясеннән алынган статистикага күз салсак, районда җәяүлеләр катнашында килеп чыккан биш һәлакәттә биш кеше зыян күргән. Фаҗигаләрнең күбесе тәүлекнең караңгы вакытына туры килә. Һәркем юл йөрү кагыйдәләрен үтәсә, җәүялеләр киемнәренә яктылыкны кире кайтаручы элементлар да куйсалар, бәхетсезлек очраклары бераз кимер иде. Юлларда сак һәм игътибарлы булык, якыннарыбызны хәсрәт утына салмыйк, диелә район хәбәрендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100