news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада яңа ЗАГС бинасы салыначак

Төзелеш эшләрен яз айларында төгәлләргә ниятлиләр.

(Кукмара, 19 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны", Алсу Сәләхетдинова). Кукмарада сөенечле зур вакыйга булды: яңа төзеләчәк ЗАГС бинасының беренче нигез ташы салынды, дип хәбәр итә kukmor-rt.ru сайты.

Кукмаралыларның шатлыгын район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының ЗАГС идарәсе начальнигы Альбина Шәвәлиевалар уртаклашты. Шулай ук тантанага быел үзләренең алтын туйларын билгеләп үткән Сәйдә һәм Рәфкать Закировлар, шушы көннәрдә генә тормыш корган Зөлфирә һәм Алмаз Каюмовлар да чакырылган иде.

-Республика программаларының барысында диярлек уңышлы гына катнашып киләбез. Парк-скверлар, яңа йортлар, социаль объектлар төзелә, юллар тәртипкә китерелә. ЗАГС бинасы да Кукмарага бик кирәк иде. Әлеге бина "Бердәм Россия" сәяси партиясе программасы нигезендә сафка басачак. Без аны яз айларына файдалануга да тапшырырга ниятлибез, - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

news_right_1
news_right_2
news_bot