news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада хәрбиләргә 3Д принтерларда дрон өчен төрле элементлар эшлиләр

Кукмарада хәрбиләргә 3Д принтерларда дрон өчен төрле элементлар эшлиләр
Фото: Лилия Нургалиева/«Кукмор-информ»

Кукмарада «3Д взвод»ы бер төркем ир-атлар махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаризалары буенча 3Д принтерларда дрон өчен төрле элементлар эшлиләр. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Яңа уку елы башлану белән Ядегәр урта мәктәбе үзендә кунаклар кабул итте: бирегә Теләче һәм Аксубай районнарыннан белем бирү оешмалары җитәкчеләре килде. Алар мәктәп эшчәнлеге белән танышты, уен зонасында, мәктәп бизнес-проектлары буенча күргәзмәдә булды. Шулай ук кунаклар өчен мәктәп, музей һәм мәктәп яны участогы буенча да экскурсия оештырылды.

«Идарә практикалары лабораториясе» проекты кысаларында әлеге уку йортына килүчеләрне «3Д взвод»ы эшләнмәләре күргәзмәсе аеруча зур кызыксыну уятты. Аны Ядегәр, Манзарас һәм Нырья урта мәктәпләре, Зур Сәрдек гимназиясе укытучылары оештырган иде.

Мөмкинлекләреннән чыгып, шөкер, Саба, Казан волонтерлары да ярдәм итә. Ел ярым эшләү дәверендә барлыгы 355 гаризаа кабул ителгән икән. Аларны көн саен алабыз, атна саен 5-6сын ябабыз, ягъни солдатларга әзерләп куябыз, мөмкинлек булу белән шунда ук озатабыз да. Элемтәләребез киң, барлыгы 120 юнәлештән хәбәр килеп тора. Әле исәпләп караган идек, эшли башлаган чорыбыздан башлап барлыгы 5 тоннадан артык пластик эшләнмәләрне махсус хәрби операциягә озатканбыз.

Шул көнне егетләрнең эш алымнарын өйрәнгән Теләче, Аксубай районнарында яшәүчеләр дә, каршылыклардан һәм чыгымнардан күрыкмыйча, үз төбәкләрендә хәрбиләргә ярдәм итү өчен яңа юнәлешләр башлап җибәрер дип ышанасы килә, диелгән хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot