Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада хәрбиләр өчен чираттагы төзелеш материаллары партиясен әзерлиләр
Кукмара районында яшәүчеләр хәрбиләргә даими рәвештә зур күләмле ярдәм җибәреп тора. Бу юлы волонтерлар янәдән зур ярдәм партиясен әзерли.
Фәнил Хурамшин – махсус операция башланганнан бирле үк хәрбиләрне барлык кирәк-яраклар белән тәэмин итүдә катнашучыларның берсе. Аның фронтка чираттагы ярдәме – төзелеш материаллары партиясе.
«Бу юлы без блиндажлар һәм склад биналары төзү өчен 25 кубометр такта илтәбез. Өстәмә рәвештә 3 кап ОСБ такта, пленкалар, 300 квадрат метр линолеум, мичләр, генераторлар, шулай ук көрәкләр һәм ломнар китереп биреләчәк», – дип сөйләде волонтер.
Фәнил хәрби хезмәткәрләр белән даими элемтәдә тора. Егетләр ярдәмне югары бәяли, ул аларга алга китәргә ярдәм итә, дип билгели ул.
«Мин Донецк өлкәсе территориясендәге полк солдатлары белән аралашам. Алар алга китүләре турында хәбәр итә. Әмма аларга барыбер ярдәм бик кирәк. Мин аларның анда барысы да тәртиптә булуын телим», - ди ул.
Йөк солдатларга мөмкин кадәр тизрәк барып җитсен өчен Кукмарага махсус бу миссия өчен әзерләнгән фура алдан ук килеп җиткән. Төзелеш материалларын тоткарлыксыз алгы сызыкка илтеп җиткерү өчен ярдәм партиясен мөмкин кадәр тизрәк төреп әзерләп баралар.
Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан Дәүләт Советына юлламасында волонтерларга махсус хәрби операциягә ярдәм итүгә өлеш кертүләре өчен рәхмәт белдерде.
«Катлаулы чор безнең җәмгыятьне берләштерде. Татарстанлылар йөрәк кушуы буенча хәрбиләребезгә, аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтә, фронт һәм шефлыкка алынган шәһәрләр – Лисичанск һәм Рубежное өчен гуманитар ярдәм җыя. Барыгызга да бу мөһим эш өчен рәхмәт», - диде ул.
Материал Адилә Шакирова катнашында әзерләнде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз