news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көнен билгеләп үттеләр

Бүген, 1 июльдә, Россиядә истәлекле дата — Хәрби хәрәкәтләр ветераннары көне билгеләп үтелә. Бу мөһим датаны Кукмарада да зурлап уздырдылар. Тантаналы чарада район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Гарифуллин, районның хәрби комиссары Альберт Гомәров, хәрби хәрәкәтләр ветераннары, махсус хәрби операциядән вакытлыча ялга кайткан егатләр һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Ризилә Корбанова яза.

Әлеге истәлекле көн автоузыш белән башланып китте. Хәрби хәрәкәтләр ветераннары җыелып, Кукмараның элеккеге кирпеч заводы яныннан үзәккә, аннары яңа зиратка кадәр әләмнәр белән машиналарда хәрәкәт иттеләр. Аннары яңа татар һәм рус зиратларындагы Батырлар аллеясенә чәчәкләр салдылар.

Шулай ук бүген әфганчы Шамил Касыймов яшәгән йортка истәлек тактасы куелды. Батыр солдат 1963 елда Кукмарада күп балалы гаиләдә дөньяга килә, беренче мәктәпне тәмамлый. Ә 1982 елда район хәрби комиссариаты тарафыннан Совет Армиясенә алына. 1984 елга кадәр сержант автомобиль бүлегенең командиры булып хезмәт итә. «Сугышчан казанышлары өчен», «Рәхмәтле әфган халкыннан» медальләре белән бүләкләнә.

Ватан алдындагы бурычын үтәп кайткан егет Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керә. Озакламый гаилә кора. Алар тормыш иптәше Елена Ильинична белән ул һәм кыз тәрбияләп үстерәләр.

Шамил Мәгъсүм улы хезмәт юлын Сарман районында прокуратурада тикшерүче буларак башлап җибәрә, шул ук вакытта «Әфганчылар берлеге» рәисе булып тора.

«Шамил белән университетта укыганда ук танышып, дуслашып киттек. Язмыштыр, күрәсең, аны нәкъ безнең районга эшкә билгеләделәр. Дуслыгыбыз алга таба да дәвам итте. Шул вакытта ук үзенең нинди талантлы, булдыклы, кешелекле җитәкче икәнен күрсәтте. Сарман районында әфганчыларның территориаль бүлеген оештырды. Әфганчыларга, аларның гаиләләренә ярдәм итте. Кызганычка, аның сугышта алган тән, җан җәрәхәтләре эзсез генә узмады, гомере кыска булды. Без якташлар белән һәрвакыт аны искә алабыз», — диде Сарман районыннан килгән Илдар Гыйззәтуллин.

Алга таба чара «Җиңү паркы»нда тантаналы митинг белән дәвам итте. Анда ил азатлыгы өчен көрәшкән егетләрне хөрмәтләделәр, яу кырында һәм аннан кайткач вафат булган егетләрне бер минут тынлык белән искә алдылар.

Шулай ук бүген Күзмис авылыннан Александр Петровның әти-әнисенә һәм Кукмарадан Максим Мошкинның әнисенә улларының үлгәннән соң Батырлык ордены тапшырылды. Егетләр икесе дә махсус хәрби операциягә мобилизацияләнеп киткән һәм яу кырында батырларча һәлак булганнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot