news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада хәрби Рафил Хәлимов истәлегенә мемориаль такта куелды

Кукмарада  хәрби Рафил Хәлимов истәлегенә мемориаль такта куелды
Эльвира Иванова

Кукмараның Чарлы урта мәктәбендә Украинада махсус хәрби операциядә һәлак булган Рафил Хәлимов истәлегенә мемориаль такта ачылды. Чарада катнашучыларга район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина мөрәҗәгать итте. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Югалтулар турында сөйләшү бик авыр. Һәм бу минутларда Рафилнең безнең белән бергә булмавыннан йөрәкләребезгә тулган сүзләрне аңлатып бетерү мөмкин түгел. Без тыныч күк йөзе хакына тормышларын куркыныч астына куеп, безгә яшәргә бәхет бүләк иткән кешеләрне исебездә тотарга һәм рәхмәт белдерергә тиеш», - диде ул.

Рафил Хәлимов 1995 елның 18 февралендә Татар Толлысы авылында туа. 5-11 сыйныфларны Чарлы урта мәктәбендә укый. Мәктәпне тәмамлаганнан соң, Казан энергетика институтына укырга керә. Самарада хәрби хезмәт үтә, анда элемтәче була. Аннан соң, Росгвардиядә хезмәтен дәвам итү өчен килешү төзи. Махсус операция башлангач, Рафил алдынгы сызыкта була. Шунда аның гомере өзелә. Рафилгә 27 яшь була. Үлгәннән соң, ул Батырлык ордены белән бүләкләнә.

Рафил Хәлимовны бер минут тынлык белән искә алдылар. Солдат мемориалына туганнары һәм якыннары кызыл канәфер чәчәкләре куйды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100