news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада волонтерлар үзәге ачылды

Кукмарада волонтерлар үзәге ачылды
Фото: http://kukmor-rt.ru/

Кукмарада волонтерлар үзәге - бердәм мәйданчык барлыкка килде. Ул актив һәм битараф булмаганнарны үзенә берләштерә. Әлеге үзәк «Ялкын» яшүсмерләр клубы базасында «Көмеш яшь» волонтерлары, «Беренчеләр хәрәкәте» активистлары һәм җәмәгать эшлеклеләре катнашында ачылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Бүген без Татарстанда 14нче волонтерлар үзәген ачтык. Бу — районның барлык волонтерлар җәмгыятен берләштерә торган социаль франшиза. Анда ярдәмгә мохтаҗлар да, активистлар да үз проектлары белән теләктәшлек сорап мөрәҗәгать итә алачак», — дип сөйләде Татарстан Республикасының волонтерлык мәгълүмат-ресурс үзәге директоры урынбасары Гүзәл Ганиева.

«Көмеш волонтерлар» үзәк ачылуны югары бәя бирде. Районда «Көмеш волонтерлар» координаторы Инна Баһавиева фикеренчә, үзәк районның барлык волонтерларын берләштерергә, төрле максатчан төркемнәр белән уңай эш тәҗрибәсен таратырга ярдәм итәчәк.

Район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айгөл Әхмәтшина сүзләренчә, бүгенге көндә безнең район территориясендә 2,5 меңнән артык волонтер бар.

news_right_1
news_right_2
news_bot