news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада ветераннарны хөрмәтлиләр

Районда бүгенге көндә 36 сугыш, 761 хезмәт ветераны, 183 ветеранның тол хатыны яши.

(Кукмара, 27 апрель, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Бөек Җиңүнең 72нче язын каршы алырга да санаулы көннәр калып бара. Әйе, вакыт тәгәрмәче әкрен генә үз көенә тәгәри дә, тәгәри. Ветераннарыбызның сафы гына елдан-ел сирәгәя шул... 9 Май бәйрәмен бу юлы Кукмара районында нибары 36 сугыш ветераны билгеләп үтәчәк. Кукмара гимназиясендә узган чарага да аларның 15е генә килә алган, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Өлкәннәр район башлыгы Сергей Димитриев белән очрашып, гимназия укучылары тарафыннан әзерләнгән бик матур концерт карады,

Район башлыгы Сергей Димитриев, хәрби комиссар Равил Гафиевлар, дәһшәтле сугыш елларында үзләрен аямый көрәшкән ветераннарга рәхмәт сүзләрен ирештереп, изге теләкләрен җиткерделәр. Чарада катнашкан өлкәннәргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның котлау открыткалары, азык-төлек салынган саллы күчтәнәчләр тапшырылды.

-Районыбызда бүгенге көндә 36 сугыш, 761 хезмәт ветераны, 183 ветеранның тол хатыны яши. "Язгы мәрхәмәтлелек атнасы" кысаларында волонтерлар, укучылар аларның хәлләрен белеп, йорт эшләрендә булыштылар. Барлык мәдәният йортларында, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында Бөек Җиңүгә багышланган төрле чаралар, сугыш һәм тыл ветераннары белән очрашулар уза, - ди район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рузалия Галиева. - Хәзерге вакытта батыр сугышчылар истәлегенә куелган һәйкәлләр төзекләндерелә. Җиңү Паркында биш Советлар Союзы Героена да бюстлар куелачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100