news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада ветеран спортчы Таһир Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар булды

Кукмарада ветеран спортчы Таһир Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча ярышлар булды
"Хезмәт даны"

Кукмараның «Барс Арена» спорт-сәламәтләндерү комплексында тренер, ветеран спортчы Таһир Мәгъсүм улы Хафизов истәлегенә өстәл теннисы буенча район беренчелеге булды.

Тантанада район башлыгы Сергей Димитриев, Таһир Мәгъсүм улының гаиләсе, туганнары һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

«Таһир Мәгъсүм улы спорт ярышларында һәр балага игътибарын җиткереп, аларга якын мөнәсәбәттә була белде, үз эшен яратты, районда өстәл теннисын тагын да югарырыак дәрәҗәгә җиткерәсе иде дигән планнар белән яшәде. Бүгенге чара быел өченче тапкыр оештырыла. Аның кебек патриотлар күбрәк булсын иде. Ярышта катнашучыларга уңышлар телим», - диде район башлыгы Сергей Димитриев.

Ярыш өч яшь категориясендә оештырылды. Катнашучылар арасында мәктәп укучылары да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бар иде.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot