news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада вәгазь кичәсендә һәм ифтарда Төркия кунаклары катнашты

Татарстанга Төрек Җөмһүриятеннән Коръән китабын тулысынча яттан белүче 46 хафиз килде.

(Кукмара, 10 июнь, "Татар-информ, "Хезмәт даны"). Төрек Җөмһүриятенең дин эшләре буенча министрлыгы белән килешү нигезендә Татарстанга Коръән китабын тулысынча яттан белүче 46 хафиз килде. Шуларның дүртесе Кукмара районына билгеләнде. Чит ил кунаклары Рамазан ае дәвамында авыл мәчетләрендә тәравих намазлары укытуны, теләүчеләрне гарәпчә Коръән уку осталыгына өйрәтүне максат итеп куйды, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Анталиядән килгән 35 яшьлек Рамазан Чакмакны Камышлы авылында кабул иттеләр, Айдын шәһәреннән килгән 47 яшьлек Әдем Кискин - Уразайга, Стамбулда яшәүче 33 яшьлек Баш Бәкир белән 40 яшьлек Морат Коджа исә Березняк һәм Бакча-Сарай авылларына урнаштылар.

Кунакларның сүзләренә караганда, татарлар - бик кунакчыл, эшчән, ачык йөзле, юмарт халык. Татар ашларын, милли ризыкларын бигрәк тә ошатканнар төрек кардәшләребез. Кукмара сәнәгать оешмалары, музей, мәдрәсә, мәчетләр буенча оештырылган экскурсия дә хафизләребезне бик тәэсирләндергән. Үзләре яшәгән авылларда аларны зур хөрмәт күрсәтеп яшәткәннәр. Кайберләре генә: "Мәчеткә йөрүчеләр аз икән сездә", - дип, бераз шелтә белдергән.

Төркиядә исә хәлләр башкачарак. Бу илдә барлыгы 90 мең мәчет бар, шуларда 135 мең дин әһеле хезмәт итә. "Бездә һәрбер мәчеттә халык күп", - ди Морат Коджа. – Коръән ятлауга шактый зур игътибар бирелә. Бу эш мәчет-мәдрәсәләр каршында да, махсус оештырылган Коръән ятлау үзәкләрендә дә башкарыла. Бүгенге көндә Төркиядә Коръәнне тулысынча яттан белүче 128 мең кеше исәпләнә (алар арасында олылар да, балалар да бар). Имам булып эшләүчеләрнең барысы да урта мәдрәсәләрдә укып чыккан, шундый мәдрәсәләр - 1452, хәзерге вакытта, мәсәлән, аларда бер миллионнан артык кеше белем ала. Югары дини белем алырга теләүчеләр университетларның илаһият факультетларында укый, кайберләре докторлык диссертацияләре яклап, галим дәрәҗәсенә ирешә".

Төрек кунаклары Кукмара Үзәк мәчетендә үткән вәгазь кичәсендә һәм вәгазьдән соң оештырылган ифтар мәҗлесендә катнаштылар.

- Безне шулай матур кабул итеп, бер ай дәвамында кайгыртып, тәрбияләп торган Кукмара халкына, мөхтәсибәткә, без яшәгән авыл имамнарына олы рәхмәтебезне җиткерәсе килә, - диде кунаклар. - Шәт, иншә Аллаһ, бәлки сез дә безгә Төркиягә килерсез, чакырып калабыз. Барыбыздан Аллаһ Раббыбыз разый булсын, изге Коръән китабын яхшылап өйрәник, аның буенча яшик! - дип теләп калды төрек кардәшләребез.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100