news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада вәгазь кичәсе узды

"Затлы машина алгансың, әмма бу дөньядагы ахыргы "транспортың” – сине зиратка кадәр илтүче тагарак булуын да онытма", - дип сөйләгән хәзрәт.

(Казан, 7 апрель, "Татар-информ"). 5 апрельдә изге җомга кичендә Кукмара Үзәк мәчетендә вәгазь кичәсе үтте. Бу турыда Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итте.

Гадәткә әверелгән “Мөселманнар җыены” кысаларында оештырыла торган әлеге кичәләрдә төрле төбәк имамнары, остаз-мөгаллимнәр катнаша. Бу юлы кукмаралылар каршында мәшһүр “Мөхәммәдия” мәдрәсәсенең уку-укыту бүлеге мөдире - мөдәррис Зөлфәт хәзрәт Габдуллин вәгазь сөйләгән.

Хәбәрдә әйтелгәнчә, Зөлфәт хәзрәт әдәп-әхлак, хәзерге проблемаларның әдәп мәсьәләсен кайгыртмаудан килүе, гыйбадәткә җиңел карау аркасында бәрәкәттән мәхрүм булу хакында чыгыш ясады. Вәгазендә хәзрәт сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи үә сәлләмнең күркәм холкын үрнәк итеп алырга, намаз укыган вакытта гына түгел, тормышта, башкалар белән мөгамәлә корганда да мөселман булырга кирәклеген искәртте.

“Бу дөньяда бик матур йорт төзегәнсең икән, ахирәтең өчен дә шундый ук матур йорт төзеп куярга кирәк булуын онытма. Затлы машина алгансың, әмма бу дөньядагы ахыргы "транспортың” – сине зиратка кадәр илтүче тагарак булуын да онытма. Кабердә исә “евроотделка” да, “теплый пол” да булмаячак, анда фәкать синең кылган саваплы гамәлләрең генә рәхәтлек һәм тынычлык бирәчәк”, – дип сөйләгән хәзрәт.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100