Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Кукмарада узган ел пенсионерларга 2 миллион сумнан артык акча түләнгән
Район Пенсия фонды идарәсенә 23 мең кеше мөрәҗәгать иткән
(Кукмара, 13 февраль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Район Пенсия фонды идарәсендә үткән елдагы эш нәтиҗәләренә һәм 2019 елгы эшчәнлекнең төп юнәлешләренә багышланган җыелыш булды. Бу турыда kukmor-rt.ru сайтында хәбәр ителә.
"Район гражданнарын пенсия һәм социаль түләүләр белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча барлык чаралар законнарда каралган срокларда һәм югары сыйфат белән башкарылды, 9 айлык нәтиҗәләр буенча рейтингта без 2нче урында", - дип билгеләп үтте үзенең чыгышында әлеге идарә җитәкчесе Марсель Төхбәтуллин.
Үткән елда бирегә 23 мең кеше мөрәҗәгать иткән, шуларның 97 проценты – электрон рәвештә. 16225 пенсионерга барлыгы 2 миллиард 600 миллион сум күләмендә пенсия, пособие һәм башка социаль түләүләр башкарылган. Картлык буенча иминият пенсиясенең күләме уртача 1076 сум 91 тиенгә артып - 13405 сум, барлык пенсияләрнең уртача күләме – 12524 сум 45 тиен тәшкил иткән. Ел дәвамында 903 пенсия билгеләнгән.
Авыл хуҗалыгында 30 календарь ел эшләгән һәм авылда яшәвен дәвам итүче 2132 кешегә пенсияләренә өстәмә түләү билгеләү буенча зур эш башкарылган. Программа эшли башлаганнан бирле 4114 гаиләгә ана капиталы бирелгән.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз