news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирде

Кукмарада Үзбәкстан гражданнары үз илләрендәге Конституциягә үзгәрешләр өчен тавыш бирде
Эльвира Иванова

Кукмара районында яшәүче Үзбәкстан гражданнары илләрендәге Конституцияне үзгәртү буенча референдумда вакытыннан алда тавыш бирүдә катнашты.

Үзбәкстанның Казандагы Генераль Консуллыгының беренче секретаре Азизбек Разаков сүзләренчә, вакытыннан алда тавыш бирү Татарстанда 19-26 апрель көннәрендә үткәрелә. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

«Татарстан буенча күчмә комиссияләр оештырылган, аларда вакытыннан алда тавыш бирүне үткәрелә, шулай итеп, гражданнарыбызга үзләренең конституцион хокукларыннан файдаланырга һәм Үзбәкстанның сәяси үсешенә өлеш кертергә мөмкинлек тудырыла. Халык тәкъдимнәре нигезендә яңартылган Конституция проектында маддәләр саны 128дән 155кә кадәр артырга тиеш, нормалар саны ике тапкыр диярлек артачак. Ягъни илнең төп законы текстының 65 проценты халык тәкъдимнәре нигезендә яңартылачак», - дип аңлатты Азизбек Разаков.

Ул әлеге үзгәрешләр тормышның барлык өлкәләренә һәм хакимият органнарына кагыла дип өстәде. Төп басым кешеләрнең иминлегенә һәм тормышларын яхшыртуга ясала, гражданнарга шәхси хокуклар, лаеклы хезмәт шартлары булдыру, бушлай медицина, мәгариф һәм башкалар гарантияләнә.

Район Мәдәният йортындагы сайлау участогында кырыкка якын граждан үз сайлау хокукыннан файдаланып тавыш бирде.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100