news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада урып-җыюны оештыруга багышланган республика зона семинары үткәрелде

Семинарда катнашучылар тәҗрибә участогында булып, үсемлекләрнең торышы, аларның үсеш үзенчәлекләре белән танышты.

Кукмарада урып-җыюны оештыруга багышланган республика зона семинары үткәрелде

(Кукмара, 31 июль, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмарада урып-җыюны оештыру, көзге культураларны чәчү, туфрак эшкәртү буенча республика зона семинары үткәрелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

Анда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасарлары Илдус Габдрахманов, Тәлгать Таһирҗанов, Кукмара, Алабуга, Әгерҗе, Мамадыш, Менделеевск районнарының авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре, агрономнар, механизация буенча консультантлар чакырылган иде.

 Семинарда катнашучылар тәҗрибә участогында булып, үсемлекләрнең торышы, аларның үсеш үзенчәлекләре белән танышты. Көзге чәчүгә әзерлек алдыннан үсемлекләрнең кайсы сортларына өстенлек бирергә һәм нинди агроматериаллар кулланырга кирәклеге турында сөйләштеләр. Техникалар ярдәмендә туфрак эшкәртү үзенчәлекләрен күрсәттеләр.

news_right_1
news_right_2
news_bot