news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада урып-җыю эшләре ахырына якынлаша

Басу-кырлардан барлыгы 101 мең 361 тонна ашлык җыеп алынган.

(Кукмара, 14 сентябрь, "Татар-информ", "Хезмәт даны"). Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, 14 сентябрьгә уракның 90 проценты төгәлләнгән, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Барлыгы 101 мең 361 тонна ашлык җыеп алынган, һәр гектардан уртача 39,4 центнер уңыш чыга. Рапс суктыру эшләре дә дәвам итә. Әлеге культура 625 гектардан 729 тонна суктырылган. 10 мең 500 тонна салам хәзерләнгән. Бүгенге көнгә 7 мең гектарда көзге культуралар чәчелгән. Аның 5 мең гектарын – арыш, 1800 гектарын – бодай, 200 гектарын тритикале алып тора. 12 мең 600 гектар җир туңга сөрелгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot