Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Кукмарада умартачылар фикер алышты һәм тәҗрибә уртаклашты
Очрашуда басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кирәклеге турында фикерләрләр әйтелде.
(Кукмара, 17 декабрь, «Татар-информ», «Хезмәт даны», Ризилә Корбанова). Кукмара районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә умартачыларның җыелыш-киңәшмәсе булды. Анда басуларны химик препаратлар белән эшкәртүне киметү кирәклеге турында фикерләрләр әйтелде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Умартачылар берлеге җитәкчесе Таһир Бариев алып барган очрашуда район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Рафак Хәлиуллин, татарстанның умартачылар идарәсе җитәкчесе Фаиз Динмөхәммәтов һәм башкалар катнашты.
Анда умартачыларга бирелә торган дәүләт ярдәмнәре, кооператив оештыру, анда теркәлү тәртибе, бал корты продукциясен урнаштыру юллары, кортларны төрле авырулардан саклау алымнары, аларның бәяләре һәм башкалар турында сөйләштеләр.
Киңәшмә барышында умартачылар үзләрен борчыган сорауларын да бирде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз