news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада Укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасында педагогларны бүләкләделәр

Кукмарада Укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасында педагогларны бүләкләделәр
Фото: Эльвира Иванова/«Хезмәт даны»

Укытучылар һәм остазлар елын ябу тантанасы Кукмара районы Мәдәният йорты фойесында башланды, анда 26 пар педагог «Укытучы вальсы» биеде. Чарада уңышларга ирешкән укытучыларны бүләкләделәр. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Район мәгариф идарәсе җитәкчесе Илфат Әхмәдуллин билгеләп үткәнчә, елдан-ел укытучыларга зур игътибар бирелә.

«2023 елда район башлыгы Сергей Димитриев ярдәмендә «Район башлыгы гранты» булдырылды. Бүген дә 37 номинациядә 120 педагог грант иясе булды. Бу акчалата премия, минемчә, зур стимул. Ә гомумән алганда, безнең төп бурыч — балаларга сыйфатлы белем бирү һәм аларны дәүләт имтиханнарына әзерләү», — диде Илфат Әхмәдуллин.

«Укытучылар һәм остазлар елы тәмамланды, әмма безнең социаль тормышыбыз, формалашуыбыз һәм тәрбиябез өчен хезмәт куючыларның эше дәвам итә», диелгән хәбәрдә.

Фото: Эльвира Иванова/ «Хезмәт даны»

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100