news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада укучыларның ата-аналары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды

Кукмарада укучыларның ата-аналары математика буенча бердәм дәүләт имтиханы тапшырды
"Хезмәт даны"

Бүген Кукмарада «Бергә тапшырабыз. Ата-аналар тарафыннан бердәм дәүләт имтиханы тапшыру көне» Бөтенроссия акциясе узды. Чара Манзарас урта мәктәбендә оештырылды. 

БДИның муниципаль координаторы Элизара Гавриленко сүзләренчә, белемнәрен тикшерергә һәм районда алтынчы тапкыр уза торган акциядә катнашырга 60тан артык кеше килгән иде. Быел БДИ математика фәненнән булды. БУ турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Белемнәрен тикшерергә район башлыгы урынбасары Резеда Гаянова һәм район мәгариф идарәсе начальнигы Илфат Әхмәдуллин да килде. 

Имтиханга эләгү өчен чарада катнашучыларга паспортларын күрсәтеп, металл детектор аша узарга туры килде. Аннан соң кирәкле бланкларны тутырдылар һәм оештыручыларның күрсәтмәләрен тыңладылар. 

БДИ язуга бер сәгать вакыт бүлеп бирелде, ә нәтиҗәләр киләсе атнада билгеле булачак. 

 

news_right_1
news_right_2
news_bot