news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада укучыларның киемнәрендә яктылыкны кайтаручы элементлар булуын тикшерделәр

ЮХИДИ хезмәткәрләре мәктәп укучылары белән очрашты.

(Кукмара, 4 декабрь,"Татар-информ",  "Хезмәт даны"). "Караңгыда күренә торган бул" акциясе кысаларында, бүген район дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре "Юл хәрәкәте иминлеге" оешмасының район бүлеге җитәкчесе Елена Яковлева белән беренче гимназиядә булдылар, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Алар укучыларның киемнәрендә һәм сумкаларында яктылыкны кире кайтаручы элементларның булуын тикшерделәр. ЮХИДИ инспекторы Рөстәм Нуриев гимназия укучылары белән юл йөрү кагыйдәләре турында профилактик әңгәмә үткәрде.

Шулай ук балаларга "юл тозаклары", киемнәрдә яктылыкны кире кайтаручы элементларның мөхимлеге турында сөйләделәр. Акцияне үткәрүдә гимназиянең яшь инспекторлар отряды зур ярдәм күрсәтте.

news_right_1
news_right_2
news_bot