news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Кукмарада Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Динар Тимофеевны соңгы юлга озаттылар

Кукмарада Украинадагы хәрби операциядә һәлак булган Динар Тимофеевны соңгы юлга озаттылар
"Хезмәт даны"

Кукмараның  Үрәсбаш авылы егете, кече сержант Динар Тимофеевны соңгы юлга озаттылар. Ул Украинадагы махсус хәрби операциядә һәлак булган. Динарга 36 яшь иде.

Үрәсбаш авылы мәдәният йортында узган матәм-митингта район башлыгы Сергей Димитриев, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Марсель Мәхмүтов, район Башкарма комитеты җитәкчесе Азат Харисов, Динар хезмәт иткән хәрби часть вәкиле һәм башкалар катнашты. Бу хакта «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Хәрби белән хушлашырга, аның әти-әнисе, якыннарының авыр кайгыларын уртаклашырга бик күп халык җыелган иде.

Динар Үрәсбаш мәктәбен тәмамлаган. Ул Янил аграр көллиятендә белем алган.

Динар Тимофеев туган авылы Үрәсбаш зиратында җирләнде.

 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100