news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Махсус операциядә катнашучыларга Кукмарада теләктәш итеп акция үткәрделәр

Махсус операциядә катнашучыларга Кукмарада теләктәш итеп акция үткәрделәр
"Хезмәт даны"

Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры махсус операциядә катнашучы Россия хәрбиләренә теләктәшлек итеп акция үткәрде. Яшь музыкантларның чыгышы шәһәр үзәгендәге Владимир Ленин һәйкәле янында булды.

«Махсус операцияләрдә катнашучы безнең гаскәрләргә рухи теләктәшлек күрсәтергә булдык. Аларның өйләренә һәм гаиләләренә исән-сау әйләнеп кайтуларын телибез», - диде Кукмара музыка мәктәбенең балалар тынлы оркестры җитәкчесе Марат Хәсәнов. Бу турыда «Хезмәт даны» хәбәр итә.

Тынлы оркестр «Прощание славянки» маршын башкарды. Шул вакытта оркестр латинча «Z», аннары «V» хәрефе рәвешендә тезелде. Әлеге символлар Украинадагы хәрәкәтләрдә катнашучы Россия гаскәрләренең техникасына төшерелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot