news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада удмурт телендә «ВАМЫШ» газетасы нәшер ителә башлый

Кукмарада удмурт телендә «ВАМЫШ» газетасы нәшер ителә башлый
Фото: https://kukmor-rt.ru

Апрельдә Кукмара районының «Хезмәт даны» газетасы редакциясендә удмурт телендә «ВАМЫШ» газетасы чыга башлый. Бу турыда район басмасы хәбәр итте.

«Хезмәт даны» татар телендә нәшер ителә, рус теленә «Трудовая слава» дип тәрҗемә ителеп чыгарыла. Атнага бер тапкыр һәр җомга саен 12 полосалы булып чыга. Удмурт газетасы рус газетасыннан тәрҗемә ителеп 8 полосалы булып чыгачак.

Бүгенге көндә газетаның гомуми тиражы 4 090 данә тәшкил итә.

«Бик тиздән без «ВАМЫШ» удмурт газетасына язылу кампаниясенең башлануы турында игълан итәчәкбез. Бер айга язылу бәясе 85 сум тәшкил итә. Альтернатив рәвештә әлегә 255 сумга 3 айга язылырга гына мөмкин. Икенче яртыеллыктан почта бүлекчәләре аша язылырга мөмкин булачак», - дип сөйләде газетаның баш мөхәррире Эльвира Миңнеәхмәтова.

18 марттан редакция хезмәткәрләре «ВАМЫШ»ка яздыру өчен удмурт авылларына чыга. «Очрашу вакыты һәм урыны турында безнең социаль челтәрләр һәм мессенджер төркемнәре аша алдан игълан ителәчәк. «ВАМЫШ»ка язылырга теләге булган Кукмарада яшәүчеләрне без үзебезнең редакциядә Кукмара шәһәре, Октябрь урамы, 4 нче йорт адресы буенча көтәбез», – диде

news_right_1
news_right_2
news_bot