news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме программасы билгеле

Кукмарада удмурт мәдәниятенең «Гырон быдтон» республика бәйрәме программасы билгеле
Фото "Татар-информ" архивыннан

17 июньдә Кукмараның Нырья авылында «Гырон быдтон» республика бәйрәме уза. Чаралар берничә мәйданчыкта оештырыла. Бу хакта «Хезмәт даны» газетасы сайтында хәбәр ителә.

09.00-10.00 сәгатьләрдә – бәйрәмдә катнашучы коллективларны теркәү;

10.00-11.00 сәгатьләрдә - «Мудорвай» төбәкара удмурт мәдәнияте конкурсында җиңүчеләр һәм призерлар чыгышы;

10.00-17.00 сәгатьләрдә – бәйрәмнең интерактив мәйданчыклары эше;

10.00-17.00 сәгатьләрдә – декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләреннән күргәзмә-сату;

11.00-12.30 сәгатьләрдә – «Шудо-буро удмурт семья» республикакүләм удмурт гаиләләре бәйгесе;

11.00-17.00 сәгатьләрдә – уен мәйданчыгы, милли уеннар;

12.00-14.00 сәгатьләрдә - Россия Рекордлар китабы экспертлары катнашында изге удмурт боткасы пешерү;

12.30-13.00 – яшь артистлар чыгышы;

14.00-15.00 сәгатьләрдә – «Айкай» Дәүләт фольклор җыр һәм бию театрының концерт программасы;

14.00-16.30 сәгатьләрдә – «Чеберина но Батыр» республика матурлык һәм талантлар конкурсы;

15.00-18.00 сәгатьләрдә – Татарстан Республикасы районнары фольклор коллективларының концерт программасы;

16.30-17.00 – ирекле микрофон;

18.00-19.30 сәгатьләрдә – «Шулдыр жыт» кичке бәйрәм концерты;

19.30-22.00 сәгатьләрдә – дискотека.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100