news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада туып-үскән спортчы кул көрәше буенча дүртенче тапкыр Россия чемпионы булды

Кукмарада туып-үскән кул көрәше буенча Россия спорт остасы Рузия Габрахманова дүртенче тапкыр Россия чемпионы булды. Ул әлеге чемпионатта 90 килограмм үлчәү авырлыгында ветераннар, ә аннан соң хатын-кызлар арасында сул һәм уң куллары белән көрәште. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Лилия Нургалиева яза.

Орел шәһәрендә кул көрәше буенча Россия чемпионаты үтте. Бу бәйгедә 58 төбәктән 490 спортчы катнашты. Анда күп тапкыр Татарстан һәм Идел буе федераль округы турнирлары җиңүчесе, дүрт тапкыр Европа, өч тапкыр Дөнья чемпионы, кул көрәше буенча Россия спорт остасы исемен йөртүче Рузия Габрахманова дүрт тапкыр Россия чемпионы исемен алды.

Ул әлеге чемпионатта 90 килограмм үлчәү авырлыгында ветераннар, ә аннан соң хатын-кызлар арасында сул һәм уң куллары белән көрәште.

Рузия Габдрахманова Кукмара гимназиясендә укый, аңа 14 яшь. Россия спорт остасына кандидат исемен алган кызы Аделина белән сентябрь аенда Болгариядә үтәчәк Дөнья чемпионатына бару хокукын яулады.

Әлеге турнирда Рузиянең шәкерте, күппрофильле лицей укучысы, 14 яшьлек Риназ Камалиев та, уңышлы чыгыш ясап, икенче урынны алды. Аны шулай ук Болгариядәге Дөнья чемпионаты көтә.

Фото: © https://kukmor-rt.ru/

news_right_1
news_right_2
news_bot