news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар

Кукмарада туризмны үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар
Фото: Эльвира Миннәхмәтова/ «Хезмәт даны»

Кукмарада «Галактика» балалар иҗат үзәгендә районда туризмны үстерүгә багышланган киңәшмә узды. Очрашуны район башлыгы Сергей Димитриев үткәрде. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Эльвира Миннәхмәтова яза.

«Мөмкинлекләр гаять зур, әмма без аларның барысын да кулланмыйбыз», — диде район башлыгы.

Туган якны өйрәнү музее директоры Рамилә Хәсәнова сүзләренчә, районда 4 туристик маршрут оештырылган. Узган ел 5 ай эчендә безнең районга 8440 турист килгән булса, быел бу сан 9461не тәшкил итә. «Туристларга тулысынча уңайлыклар тудыру өчен автомобильләр тукталышы, гомуми файдалану урыннары, кафе кебек мәсьәләләрне хәл итү мөһим», — диде ул.

Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ринат Хәйруллин Чувашстан Республикасындагы хезмәттәшләренең эш тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Рәссамнар берлеге әгъзасы Артур Давыдов туристларны җәлеп итү буенча үз идеясен тәкъдим итте, тиздән әлеге эшләр турында рәсми рәвештә билгеле булачак.

«XX гасыр башында мари биләмәсе» музей-этнография комплексы җитәкчесе Ольга Санникова үзләренең туристик маршруты турында сөйләде һәм район мәктәпләрен музей белән танышырга чакырды.

news_right_1
news_right_2
news_bot