news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кукмарада «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгында итекләрне бизәргә өйрәтәләр

Кукмарада «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгында итекләрне бизәргә өйрәтәләр
Фото: https://kukmor-rt.ru/

Туембаш мәдәният йортында «Туембаш итекләре» эксперименталь мәйданчыгы ачылды. Проектның максаты — өлкән буын белән үсеп килүче буын арасында тәҗрибә уртаклашу, халкыбызның милли үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен өйрәнү. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында Гөлия Нигъмәтуллина яза.

Кукмара районы электән итекләре, итекчеләре белән дан тоткан. Бүгенге көндә Туембаш авылында итек басмаган гаилә юк. Шулай да бу эш белән күбрәк өлкәннәр шөгыльләнүен искәртми мөмкин түгел. Әлбәттә, клуб берләшмәсендә итек басарга өйрәтү мөмкинлеге чикле.

Фото: https://kukmor-rt.ru/

Мәхәллә проекты кысаларында оешкан клуб берләшмәсендә Туембаш авылының уңган остабикәләре, үсеп килүче буынга итекләрне, төсле йоннар белән фельтинг техникасын кулланып, матур итеп бизәргә өйрәтәчәк. Итек бизәп кенә калмыйча, йонны сабынлы су белән түшәү техникасын кулланып, төрле кул эшләнмәләре иҗат итәргә өйрәнәчәкләр.

«Проектыбызның мөһим бурычларының берсе булып, итекләрне милли төсмердә бизәргә өйрәтү өчен мастер класслардан торган берләшмә оештыру булса, икенчесе — шушы техниканы кулланып ясалган продукция белән төрле күргәзмәләрдә катнашып, аларны сатып алучылар игътибарына тәкъдим итү булып тора», – диде район мәдәният йорты методисты, «Туембаш итекләре» проектының авторы Миләүшә Сәлахова.

Фото: https://kukmor-rt.ru/

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100