news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Кукмарада "Тоннель" операциясендә хокук бозуның 12 очрагы ачыкланды

Мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

(Кукмара, 29 ноябрь, "Хезмәт даны"). 27 ноябрь көнне 13.00 сәгатьтән 15.00 сәгатькә кадәр Мамадыш-Кукмара юлының 62нче чакрымында, машина йөртүчеләр тарафыннан юл йөрү кагыйдәләренең үтәлешен тикшерү максатында, "Тоннель" операциясе үткәрелде, дип яза kukmor-rt.ru сайты.

Операция барышында 53 машина йөртүче тикшерелеп, хокук бозуның 12 очрагы ачыкланды.

Өч шофер дәүләт теркәү билгесе чиста булмаган транспорт чарасы белән идарә иткән өчен административ җаваплылыкка тартылды. Бер кешегә куркынычсызлык каешын куймаган, ә бер машина йөртүчегә тиешле вакытта штрафын түләмәгән өчен протокол төзелде. Моннан тыш, исереклек билгеләре сизелгән бер шофер тоткарланды. Башка хокук бозулар – 6 очрак.

Район ЮХИДИ хезмәте хәбәр итүенчә, мондый тикшерүләр алга таба да дәвам итәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot